ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 октябрь 2023, 11:30

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозына экскурсия

Тозлыкуш урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары «Агрокласс»  проектын тормышка ашыру кысаларында «Алга» авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының терлекчелек фермасында булдылар.

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозына экскурсия“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозына экскурсия
“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозына экскурсия
Ферма хезмәткәрләре балаларга әлеге тармакта мөһим булган һөнәрләр турында сөйләделәр. Чара барышында укучыларга сөт туплау бүлмәсе  күрсәтелде. Алар шулай ук бозаулар  асрау  боксында да булдылар һәм яшь малкайларны  үстерү серләренә төшенделәр. Кызлар һәм егетләр  сенаж, силос азык әзерләү технологиясе    белән таныштылар. 
Дәрес-экскурсия укучыларга авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренең бик авыр һәм мөһим хезмәте белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде.
 
Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “БР Чакмагыш районы” төркеме.
“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозына экскурсия
“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозына экскурсия
“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозына экскурсия
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас