

23 октябрьдә Саранск шәһәрендә Бөтенрусия остазлар форумы старт алды. Әлеге масшаблы чара дәүләт, корпоратив һәм мәгариф секторларының остазлык өлкәсендә булган иң яхшы экспертлар һәм белгечләрен җыйды.
Форумда Идел буе федераль округы төбәкләре остазлары тәҗрибә уртаклашачак. Башкортостан Республикасы остазлар делегациясендә безнең район укытучысы булуы үтә дә сөенечле.
Форумда катнашу бәхетенә “Остазлыкның иң яхшы тәҗрибәсе” конкурсының абсолют җиңүчесе – Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина иреште. Аның конкурс эше Бөтенрусия конкурсының ярымфиналына чыгып, остазны шушы мәртәбәле исемгә ирештерде.
24 октябрьдә Русиядә остазлык экосистемасын үстерү, патриотик тәрбия, төрле проектларга, санлы остазга һәм башкаларга багышланган түгәрәк өстәлләр, секцияләр оештырылды. 24 октябрьдә исә Саранск шәһәре мәдәният йортында “Остазлар – 2023” форумының йомгаклау этабы уздырылды. Тәҗрибә эшләренең барысы да мавыктыргыч һәм фәһемле иде. Финалда Русиянең 14 төбәгеннән килгән педагоглар “Мәгариф өлкәсендә иң яхшы остазлык практикасы”, “Эш урынында иң яхшы остазлык практикасы”, “Тәрбия һәм социализацияләүдә иң яхшы остазлык практикасы” номинацияләрендә проектларын тәкъдим итте.
“Мәгариф өлкәсендә иң яхшы остазлык практикасы” номинациясендә якташыбыз, Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина катнашты. Үзенең тәҗрибә проектын ул видеоязма һәм презентация формасында әзерләгән иде. Рәзимә Исмәгыйль кызы ил күләмендә үткән форумда Башкортстан республикасы һәм районыбыз йөзен яклап, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез: агымдагы ел Русия Президенты Владимир Путин Указы белән “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителгән иде.