

Махсус хәрби операция башланганнан бирле төрле яшьтәге, дәрәҗәдәге кешеләрне яугирләргә ярдәм күрсәтү теләге берләштерде. Язмам герое Лариса белән Башкортстан дәүләт университетында бергә белем алган идек. Күптән түгел социаль челтәрләрдә аның махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен җылы киемнәр теккәнен белеп калдым да, сезне дә аның белән таныштырырга булдым. “Махсус хәрби операция башлану белән безнең дөньяга караш үзгәрде. Без тормышка, мөнәсәбәтләргә бөтенләй башкача карый башладык. Шул минуттан башлап гел бер уй борчыды: безнең тынычлыгыбыз өчен көрәш алып барган яугирләргә мин ничек ярдәм итә алам? Нәтиҗәдә мин аларга җылы киемнәр тегәргә булдым. Ул вакытта мин бөтенләй тегә белми идем”, – ди Лариса. Тәвәккәл кыз ике уйлап тормый, курслар үтеп, тегүче таныклыгы ала. “Мине өйрәтүче Ольга Васильевна Исаевага рәхмәт. Ул тегү эшчәнлегенә кызыксыну уятып, эшне башлап җибәрергә импульс бирде. Лариса агымдагы елның август аенда “Үзебезнекеләр өчен тегәбез, бәйлибез. Башкортстан” волонтёрлар агымына кушыла. Биредә республиканың изге күңелле егет-кызлары җыелган. Иң тәүдә Лариса фронтта беренче чиратта кирәк булган киемнәрне тегә. Ай ярым вакыт эчендә ул 6 термо кием, 6 җылы оек, 10 флис толстовка теккән. Шушы көннәрдә тагын 7 толстовка әзер булачак. “Төп эшем вакытымны күп алгач, көненә бер-ике сәгать кенә тегә алам”, – ди ул. Башлап җибәргән эше күлдә тамчы кебек кенә тоелса да, Лариса бик зур эш башкара. Изге эшендә аңа уңышлар телик, якташларыбыз туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын!