

Чара барышында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәсенең 18нче янгыннан коткару отрядының 94нче частенең шәхси составы район мәдәният йорты бинасында янгын чыккан очракта бурычлар һәм гамәлләрнең үтәлеше тикшерелде. Янгын-коткару бүлекчәләренең шәхси составының мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре һәм укучылары белән берлектә эш итүенә аерым игътибар юнәлтелде. Шулай ук янгын сүндерүне оештыру һәм аны булдырмау өчен уңай шартлар тудыру буенча гамәлләр тикшерелде. Янгын-тактик өйрәнүләр үткәрүнең барлык чорларында планлаштырылган бөтен чаралар тулы күләмдә башкарылган.
Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Чакмагыш районы мәдәният йорты” төркеме сәхифәсе.