Бүген районыбыздан көзге чакырылышның беренче төркем егетләре армия сафларына озатылды. Хәрби хезмәткә алынучылар һәм аларны озатырга килүчеләр гадәттәгечә район хәрби комиссариаты алдында җыелдылар.
8 егет: Чакмагыштан Вадим Латыйпов, Руслан Латыйпов, Калмашбаштан Динар Исламморатов, Бәрдәследән Илсур Шәймөхәммәтов, Байбулаттан Артур Камалетдинов, Тайняштан Динислам Салихов, Караннан Раил Галиуллин, Рапаттан Динислам Миңнекәев хәрби частьләргә хезмәт үтү урыннарына бару өчен республиканың җыелма пунктына юл тотты. Аларны озатырга килгән әти-әниләре, туганнары, дус-ишләре исән-сау йөреп кайтуларын, хәерле юллар теләп калдылар.
Бу хакта тулырак киләсе санда таныша аласыз.