

Быел Башкортстаннын 14 фермеры гаилә фермаларын үстерү өчен грантка ия булган. Аларга 1,5 тән 19 миллионга сумнар кадәр күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Дәүләт ярдәменең гомум суммасы 95 миллион сумнан артып киткән. Бу грантны республиканың төрле районнарындагы фермер хуҗалыклары алды. Башлыча “Гаилә фермасы” конкурсында катнашучылар – хуҗалыкларын үстерүне максат итеп куйган, яңа технологияләрне, яңа юнәлешләрне үзләштергән эшкуарлар. Дәүләт ярдәме аларга теләк-максатларын тормышка ашырырга ярдәм итсә, республикабыз исә азык-төлек җитештерү күләмен артыра. Грантка ия булучы республика фермерлары арасында районыбызның уңган эшкуары Урал Исхаков та бар. Язмада сүз аның турында барачак. Тулырак: алдагы саннарда.