+22 °С
Яңгыр


Көзге муллык һәм уңыш бәйрәмендә өстәлләр яшелчә-җимеш, кышкылыкка ябылган файдалы ризыклар, чәчәкләр, кул эшләре, камыр ашлары, тәм-томнардан сыгылып торды. Ярминкәдә мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Укучылар сатучы роленә кереп, кунакларны үзенә җәлеп итеп, алып килгән ризыкны сатып бетерде. Көзге муллык ярминкәсе һәркемгә онытылмаслык тәэссоратлар бүләк итте, моннан тыш, бәйрәмнән кергән акча мәктәп фондына зур ярдәм булды.