ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 октябрь 2023, 12:05

Хезмәтенә күрә – бәһасы

Башкалабыз Уфада полилингваль белем бирү буенча Халык-ара форум үз эшен дәвам итә.

Хезмәтенә күрә – бәһасыХезмәтенә күрә – бәһасы
Хезмәтенә күрә – бәһасы

Анда Русия төбәкләреннән һәм күрше чит илләрдән полилингваль белем бирү өлкәсендә эшләгән мәгариф хезмәткәрләре, галимнәр, укытучылар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнаша. Шушы көннәрдә “Торатау” Конгресс-холл сәхнәсендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларын хөрмәтләү һәм бүләкләү тантанасы булды. Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлитбирдин укытучыларга, белгечләргә хөрмәт белдереп, республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән тел һәм әдәбият укытучыларына сертификатлар тапшырды. Алар арасында Имәнлекул урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мәлих кызы Бигнованың да булуы сөенечле. Ул җиңүче Дипломы һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде. Айсылу Мәлих кызын бу дәрәҗәле җиңүе белән аны котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!

фото муниципаль район хакимияте башлыгының ВК социаль челтәреннән алынды

Хезмәтенә күрә – бәһасы
Хезмәтенә күрә – бәһасы
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас