+22 °С
Яңгыр


27 октябрьдә Юмаш урта мәктәбендә “Башкортстан ата-аналары сәламәт туклану яклы” дип аталган бердәм республика ачык ишекләр көне үткәрелде. Чараны оештыруда ашханә хезмәткәрләре, мәктәп туклануын оештыру үзәге, мәктәп вәкилләре һәм ата-аналар актив катнаштылар. Ата-аналар әзерләнгән ризыкларны тәмнәп карады, кызыксындырган сорауларына җаваплар алды. Алар ризыкларның сыйфатына һәм төрлелегенә югары бәһа бирде. Фото Юмаш урта мәктәбенең ВК социаль челтәреннән алынды.