ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
30 октябрь 2023, 06:20

Яшь райондашларыбыз – республика җыелма командасы составында

Күптән түгел башкалабыз Уфада спортның армрестлинг төре буенча республика беренчелеге үтте. Анда Башкортстанның барлык төбәкләреннән 400гә якын спортчы катнашты. Ярышларда иң көчле армрестлерлар арасында призерлар һәм җиңүчеләр ачыкланып кына калмыйча, Русия күләмендәге ярышларда катнашачак Идел буе федераль округының җыелма командасы составына иң көчле Башкортстан спортчылары да сайлап алынды.

Яшь райондашларыбыз – республика җыелма командасы составындаЯшь райондашларыбыз – республика җыелма командасы составында
Яшь райондашларыбыз – республика җыелма командасы составында


Безнең яшь райондашларыбыз бу күләмле ярышларда янә дә бик уңышлы чыгыш ясадылар. Алар Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең армрестлинг буенча секциясендә тренер Ф.Т.Батыршин җитәкчелегендә шөгыльләнә. Яңа Балтач урта мәктәбе укучыларын гына берләштергән район командасы спортчылары 6 медаль яулады.
80 килограм авырлык категориясендә Илфат Дәүләтшин үткән елдагы кебек бу юлы да чемпион исеменә лаек булды. Кызлар да сынатмады – Карина Әхмәтшина, Азалия Зарипова, Гүзәл Якупова да чемпион титулын яулауга иреште. Шунысы аерым игътибарга лаек – чемпионнар барысы да сыйныфташлар, Яңа Балтач урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфында белем алалар. Команда копилкасын ике көмеш медаль белән тулыландыруда Данил Миңнеханов белән Гөлназ Усманованың тырышлыгы зур булды. Алар барысы да Башкортстан Республикасы җыелма командасы составына алынды.
Яшь райондашларыбызга Казан шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегендә дә бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Яшь райондашларыбыз – республика җыелма командасы составында
Яшь райондашларыбыз – республика җыелма командасы составында
Яшь райондашларыбыз – республика җыелма командасы составында
Яшь райондашларыбыз – республика җыелма командасы составында
Яшь райондашларыбыз – республика җыелма командасы составында
Яшь райондашларыбыз – республика җыелма командасы составында
Яшь райондашларыбыз – республика җыелма командасы составында
Автор:Луиза Абдрахманова, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.
Читайте нас