

Аны бу истәлекле бәйрәме белән котларга авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм балалары җыелды. Биләмә башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов юбилярга сәламәтлек, яшәү дәрте, якыннарының җылысына төренеп яшәвен теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды. “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының профком рәисе Гөлсара Шәехова да Мансура Касыйм кызына күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдереп, бүләк тапшырды һәм ныклы сәламәтлек теләде.
Мансура Касыйм кызы Баһмановага гомере буена тормыш иптәше белән туган колхозында игелекле хезмәт салган. Алар 3 тырыш һәм хәстәрлекле балага гомер бүләк иткәннәр. Бүген юбиляр балаларының кадер-хөрмәтендә матур гомер кичерә. Киләчәктә дә аңа сәламәтлектә, җан тынычлыгында якыннары янәшәсендә бәхетле картык кичерергә язсын, дигән теләктә калабыз.
Чыганак: Тозлыкуш авыл биләмәсенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсе.