

Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, Иске Калмаш авыл хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Дилбәр Байбакова, Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев, район имам-хатыйбы Дилшод Касымходжаев, авыл имамнары катнашты.
Район имам-хатыйбы авыл мәчетләрендә күптән түгел үткәрелгән Мәүлид бәйрәмнәре турында сөйләде. Бу бәйрәм быел беренче тапкыр районыбызның “Әдһам –Бикә” мәчетендә дә уздырылды. Чарада районның барлык мәхәлләләре имамнары катнашты. Изге бәйрәм шулай ук Ташкалмаш, Яңа Балтач, Калмашбаш, Каразирек, Иске Калмаш авыл мәчетләрендә үткәрелгән. Дилшод Касымходжаев изге Мәүлид бәйрәменең мөселман халкы өчен никадәр әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
“Җәйге мәшәкать чоры тәмамланды, ихата-курада булган эшләр бераз кәмеде. Шуңа мәчетләрдә ислам нигезләре буенча дәресләрне дәвами итү мөһим”, – диде ул имамнарга мөрәҗәгать итеп.
Иске Калмаш авылы мәчете имам-хатыйбы Илдар Салават улы Кашаев никах уку нигезләре турында вәгазь сөйләде. Хәзрәт һәрбер сүзен йөрәккә сеңдерерлек итеп җиткерде, һәрбер әйтәсе фикерен дәлилләп күрсәтте. Уртак гаилә тормышындагы күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертте хәзрәт. Ир белән хатынның хакы, бурычлары һәм мәһәр, калым һәм бүләк бирешүне дә аңлатып күрсәтте.
Бу хакта тулырак: алдагы санда.