ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
1 ноябрь 2023, 12:05

Котлыйбыз!

Бүген башкалабыз Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек индустриясе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативының баш инженеры Илдар Әмирҗан улы Гәрәев белән “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалының ферма мөдире Таһир Мидхәт улы Гыймаевка – “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативының баш икътисадчысы Зилфера Фәһим кызы Гыйльванова “Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Рәлиф Габидулла улы Хановка – Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы, шушы ук хуҗалыкның баш зоотехнигы Марат Мирһади улы Мофаззаловка – “Һөнәре буенча иң яхшысы” БР Хөкүмәте Дипломы тапшырылды. Котлыйбыз! Бу хакта тулырак: алдагы саннарда. Фото муниципаль район хакимияте башлыгының социаль челтәрләреннән алынды.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас