ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
1 ноябрь 2023, 06:21

Районыбыз яшьләре «Беренчеләр хәрәкәте”нә кабул ителде

Кичә районыбыз укучылары Башкортстан Республикасы Башлыгы киңәшчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Ранис Рамил улы Хәсәнов  белән очрашты һәм тантаналы рәвештә  урындагы “Беренчеләр хәрәкәте” бүлеген ачу тантанасында катнашты. 

Районыбыз яшьләре «Беренчеләр хәрәкәте”нә кабул ителдеРайоныбыз яшьләре «Беренчеләр хәрәкәте”нә кабул ителде
Районыбыз яшьләре «Беренчеләр хәрәкәте”нә кабул ителде
 
Иң тәүдә ул Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбендә булып, биредәге укыту кабинетлары, күргәзмәләр, укучыларның төрле сәнгать өлкәләрендәге уңышлары һәм казанышлары белән танышты. Артабан чара гимназиядә дәвам итте.  Биредә  “Тарихны саклаучылар” проекты кысаларында  гимназиянең элеккеге директоры Ратмир Фоат улы Камилҗанов һәм гимназиянең чыгарылыш укучысы, Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз  Артур Хәмәтгәрәевның мемориаль  тактаташларына чәчәкләр салынды. Артабан иң актив укучыларны хәрәкәт сафларына багышлау тантанасы оештырылды һәм  значоклар тапшырылды. Хәрәкәткә алынучылар һәрчак актив һәм беренче булырга ант иттеләр. Хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе укучылар белән дустанә шартларда җылы аралашты, сорауларга җаваплар бирде. Балалар да үз чиратында күптөрле талантларга бай булуларын  матур  музыкаль чыгышлары аша күрсәтеп,  кунакны һәм тамашачыларны ихлас сөендерделәр.
 
Бу хакта тулырак гәзитебез битләрендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас