ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
1 Ноября 2023, 07:15

Якташ Көзсылуыбыз сынатмады

“Игенче” гәзите битләрендә һәм басманың сайтында урын алган алган язмаларда районыбызның Иске Ихсан авылы республика күләмендәге “Аек авыл” конкурсында катнашуын хәбәр иткән идек инде.

Якташ Көзсылуыбыз сынатмадыЯкташ Көзсылуыбыз сынатмады
Якташ Көзсылуыбыз сынатмады

Шушы көннәрдә әлеге бәйге чикләрендә безнең якташлар – район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, район башкортлары корылтае рәисе, Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлзия Сабир кызы Ситдикова, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, киез белән эшләү үзәгендә балаларга шушы халык сәнгате төрен өйрәтүче Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова һәм Иске Ихсан авылының гүзәл затлары Бәшир авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре белән берлектә Бакалы районының Иске Корыч авылы мәдәният йортында үткән чарада – “Көзсылу-2023” конкурсында катнаштылар. Әлеге бәйгене Бакалы районы башкортлары корылтае җәмәгать оешмасы, Иске Корыч авыл биләмәсе хакимияте оештырып үткәрде. Әйткәндәй, шушы биләмәнең Камай авылы да “Аек авыл” конкурсында катнаша.
Конкурс шартларына ярашлы, бәйге тотучы кызлар алты төрле сынау үтәргә тиеш иде. Биремнәрнең барысы да башкарылганнан соң бәйгегә йомгак ясалып, номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Безнең район вәкиле – Бәшир авыл биләмәсеннән катнашкан яшь райондашыбыз Миләүшә Салават кызы Кәримова “Тамашачылар сөюе” номинациясендә җиңүче дип билгеләнде. Аңа Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Шушы казанышка ирешүдә аңа “Визит карточкасы” номерында чыгыш ясаган бию төркеменең ярдәме дә зур булды. Әлеге төркем 50 яшьтән өлкәнрәк якташларны берләштерә.
Без бу күркәм бәйге турында Иске Ихсан авылы клубы мөдире Гүзәл Фәрит кызы Хәйруллина белән әңгәмәләштек. Шушы хактагы тулырак язма белән “Игенче” гәзитенең киләсе атнада дөнья күрәчәк санында танышырга була.

Якташ Көзсылуыбыз сынатмады
Якташ Көзсылуыбыз сынатмады
Якташ Көзсылуыбыз сынатмады
Якташ Көзсылуыбыз сынатмады
Якташ Көзсылуыбыз сынатмады
Якташ Көзсылуыбыз сынатмады
Якташ Көзсылуыбыз сынатмады
Якташ Көзсылуыбыз сынатмады
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас