

Район делегациясе составында мәгариф бүлегенең мәктәпләрдә туклану эшчәнлеген оештыру технологы Ирина Миңнегалиева, Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Мостафина, Яңа Балтач урта мәктәбе директоры Айгөл Деникәева, катнашты.
Мәктәпләрнең җитештерү эшчәнлеге теоретик белемне практикада кулланып ныгыту, укучыларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү кебек бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
Мәктәп яны участокларының роле бәяләп бетергесез. Участокның мәктәп ашханәсен яшелчәләр һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итүдән тыш, аның хезмәт һәм экологик тәрбия бирүдә роле зур.
Семинар-киңәшмәдә шушы һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды. Районыбыз мәктәп яны участокларында укытучылар һәм укучылар салган көч белән ел саен бай, мул уңыш җитештерә. Бу, әлбәттә, сөендерә. Киләчәктә дә шулай булсын!