ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
2 ноябрь 2023, 10:30

60 төп миләш агачы үсентесе утыртылды

“Үзең турында истәлек калдырырга телисең икән – агач утырт”, – ди халык мәкале.

60 төп миләш агачы үсентесе утыртылды60 төп миләш агачы үсентесе утыртылды
60 төп миләш агачы үсентесе утыртылды

Бүген районыбызда төзелеп килгән яңа мәктәп янәшәсен яшелләндерү буенча акция үткәрелде. Ул “Транснефть – Урал” ачык акционерлар җәмгыятенең “Арлан” нефтьүткәргеч идарәсенең 30 еллыгына багышланды. 14.00 сәгатьтә биредә алма төшәрлек тә урын юк иде. Көн сорап алгандай, кояшлы һәм җылы булды. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, “Арлан”нефтьүткәргеч идарәсе начальнигы урынбасары Михайл Ценёв, муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Ишморатов, муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Әмирханов, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсел Хәсәнов, Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, район мәдәният йорты, район үзәк китапханәсе, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте, муниципаль район хакимияте хезмәткәрләре катнашты. Күмәк көч белән белем йорты территориясенә 60 төп миләш агачы үсентесе утыртылды. “Үсентеләр тамыр алып, үсеп китсә (шулай булыр дип ышанабыз), берничә елдан бүген утыртылган аллея карашны иркәләп торачак”, – ди нефтьүткәргеч идарәсе инженеры Эмил Шәйхиев. Чакмагышлылар миләш үсентеләрен бик сакчыллык белән, алдан әзерләнгән канауларга утыртты. Алар матур булып үсеп китәр, дип ышанабыз!

60 төп миләш агачы үсентесе утыртылды
60 төп миләш агачы үсентесе утыртылды
60 төп миләш агачы үсентесе утыртылды
60 төп миләш агачы үсентесе утыртылды
60 төп миләш агачы үсентесе утыртылды
60 төп миләш агачы үсентесе утыртылды
60 төп миләш агачы үсентесе утыртылды
60 төп миләш агачы үсентесе утыртылды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас