ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
2 ноябрь 2023, 13:10

90 көн кебек үткән 90 ел гомер

Озын гомерле райондашларыбызны хөрмәтләү – күркәм традиция. 1 ноябрьдә Мөнәвир Хәйретдин улы Низаметдиновка 90 яшь тулды.

90 көн кебек үткән 90 ел гомер90 көн кебек үткән 90 ел гомер
90 көн кебек үткән 90 ел гомер

9 дистәне ваклаган Мөнәвир Низаметдин улын Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Илгиз Сәләхов өенә барып тәбрикләде. Хезмәт ветераны 10 яшеннән алып колхозда төрле эшләрдә катнашкан. Армия сафларыннан кайткач озак еллар “Гидравлика” заводы, “Чәрмәсән” кошчылык фабрикасында водитель булып намуслы хезмәт салган. 50 елга якын гомере аның руль артында үткән. Тормыш иптәше Зәүлә Тимершәех кызы белән өч балага гомер биреп, наз-тәрбиягә төреп, буйга җиткергәннәр. Мөнәвир Низаметдин улына без дә озын гомер, сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез. Фото: Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте ВК төркеме

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас