

Бәшир авыл биләмәсенә караган Иске Ихсан авылы – республикабыз, илебез төбәкләренә булдыклы шәхесләр биргән җир. Аларның һәркайсы кендек каны тамган, тәүге адымнар ясаган, үзен тәрбияләп үстергән газиз җирен күркәмләндерүгә зур өлеш кертергә омтыла. Биредә туып үскән, үзеннән соң изге гамәлләре белән тирән эз калдырган булдыклы җитәкче һәм җәмәгать эшлеклесе Өлфәт Мансур улы Мостафин турында якты истәлек кадерләп саклана. Туган җирен изге эшләр белән ямьләүче ир-егетләр арасында Уфа клапаннар җитештерү заводы директоры Мөхәммәт Әхнәф улы Гыйлемханов белән җаваплылыгы чикләнгән “СпецТрансСтрой” җәмгыятенең генеральный директоры, “Русия терәге” җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Азат Ришат улы Абдуллин аерым урынны били. Алар авылны күркәмләндерү, якташларының тормыш-көнкүрешен ямьләү максатында бик күп изгелекле эшләр оештырып, шәхсән үзләре башлап йөриләр. Күптән түгел “Яшел Башкортстан” проекты чикләрендә Иске Ихсан авылы эчендә мең төптән артык агачлар утыртуда да алар барлык матди чыгымнарны үз өсләренә алды. Ул көнне шимбә иртәсе бераз явым-төшемле булса да, юмарт йөрәкле якташлары башлангычын шактый авылдашлары күтәреп алды. Бу табигый да, чөнки искеихсанлылар республика күләмендә үтүче “Аек авыл” проектына кушылып, район күләмендә җиңүгә ирештеләр һәм республика этабында да сынатмаска омтылалар. Изге башлангычка шулай ук муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары Дамир Фәнил улы Низамов, Светлана Фларис кызы Шакирова, Совет сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, төрле оешмалар вәкилләре, урындагы ирекмәннәр хәрәкәте әгъзалары, Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе, мәдәният хезмәткәрләре, Иске Бәшир, Чакмагыш беренче урта мәктәпләре, гимназия укучылары да ихлас кушылды. Йөздән артык кеше күңелле көйләр астында югарыда телгә алынган иганәчеләр тырышлыгы белән тазартылып тигезләнелгән Чәрмәсән елгасының иске юлы яры буенда, мәдәният йортыннан түбән урамга илтүче юл читләрендә, терлекчелек фермасы буенда нарат һәм каен үсентеләре утыртты. Авыл активистлары Фәнис Фә- нил улы Сәитов, Илдар Мөхәммәт улы Әхмәтҗанов, Хәйдәр Назыйф улы Гобәйдуллин бензинда эшләүче бораулар белән чокырлар әзерләсә, Ришат Зәки улы Гыйләҗев, Тимергали Шәрифулла улы Туктаров һәм башка ир-егетләр, булдыклы хатын-кызлар агач үсентеләре утыртты, укучы балалар үсентеләр утыртырга да, су сибәргә дә ярдәмләште. Биләмә хакимияте башлыгы Әдис Әхнәф улы Хәсәнов белдерүенчә, биредә халык бердәм, һәр башлангычка күмәкләшеп кушылалар, бергәләп өмәләр үткәрәләр, яшәгән җирләрен тәр- типтә тоту өчен барлык көчләрен салырга тырышалар. Ә туган җиренә изгелекле гамәлләр кылырга ашкынып торучы якташларын ул үзләренең зур горурлыгы дип атады. Күмәкләп тотынгач, эш озакка бармады: санаулы сәгатьләр эчендә алып кайтылган үсентеләр утыртылып та бетте. Ул арада мәдәният йорты каршындагы мәйданда пылау исе таралды, өстәлләр сый белән тулды. Аны Азат Абдуллин белән Гүзәл Хәйруллина бөтен күңел җылысын салып оештырган иде. Өмәчеләр кайнар буы чыгып торган тәмле пылау, камыр ризыклары, тәм-том, кайнар чәй белән сыйланды, бергәләп истәлеккә фоторәсемгә төштеләр. Изге теләкләр белән утыртылган агачлар шаулап үсеп китәр, авыл эче яшеллеккә төренер, матур агачлыкта яше-карты саф һавада йөрер, ә искеихсанлылар артабан да күркәм эшләре белән районыбыз, рсепубликабыз, илебез данын арттыруга өлеш кертер, дип ышанабыз.