ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
2 ноябрь 2023, 07:25

Туган җиренә лаеклы хезмәттә

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан үткән тантанада Дүртөйле автотранспорт предприятиесенең районыбыз үзәгендә урнашкан бүлекчәсе хезмәткәрләре лаеклы бүләкләргә ия булды.

Туган җиренә лаеклы хезмәттәТуган җиренә лаеклы хезмәттә
Туган җиренә лаеклы хезмәттә

Ә аның җитәкчесе Борис Мәэмүн улы Халиковның күкрәгенә хакимият башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов “Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгесен такты. Шушы олы бүләккә лаек булган якташыбыз белән гәзит укучыларны якыннанрак таныштырырга булдык. Борис Мәэмүн улы – Чакмагыш авылында туып үсеп, биредә үк гомерен игелекле хезмәттә үткәрүче. 1955 елның 31 маенда дөньяга килгән ул. Кечкенәдән хезмәт сөеп, малай чактан ук техника белән кызыксынып үсә. Мәктәптә тыры- шып белем ала, актив рәвештә спорт, җәмәгать тормышы үзәгендә кайный. Хоккей белән мавыга, күп тапкырлар республика, ил төбәкләре күләмендәге бәйгеләрдә районыбыз данын яклый, җиңүләргә лаеклы өлеш кертә. Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлаган 1971 елда ул хезмәт биографиясен Чакмагыш механика заводында башлап җибәрә. Туган җиренә лаеклы хезмәттә Ул чакта Иске Калмаш авылында урнашкан ДОСААФ автомәктәбендә автомобиль йөртүче һөнәрен үзләштергәч, район кулланучылар җәмгыятендә эшли башлый. 1974-1976 елларда Совет Армиясе сафларында була. Илебез алдындагы изге бурычын ул Калининград өлкәсендә – чик буе гаскәрләрендә отряд штабы начальнигын йөртүче булып үти. Намуслы хезмәте күп тапкырлар часть командованиесенең Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнә. Демобилизацияләнеп кайткач, кулланучылар җәмгыятендә эшләвен дәвам итә. Биредә дә вазыйфа бурычларын өлгеле үтәве өчен һәрчак дәртләндерелеп тора. 1977 елда кулланучылар җәмгыятендә пешекче булып эшләүче чибәр кыз Лиданы гомерлек яры итә һәм матур дөнья көтеп алып китәләр. Яшьлек романтикасыз буламы инде? Халиковлар да, тормышларында кискен борылыш ясап, Себер якларына барып урнашалар. Биш елдан соң туган җир үзенә тартып кайтара. Борис Мәэмүн улы “Башавтотранс” предприятиесенең Чакмагыштагы автоколоннасына урнаша, җәмәгате исә кулланучылар җәмгыятендә эшләвен дәвам итә. Тырыш, уңган, булдыклы хезмәткәр буларак, ул маршрут автобусында пассажирлар ташу белән ихтирам яулый, кешелеклелеге, игътибарлылыгы белән аерылып тора. Күкрәгендә аварияләр-сез йөргән өчен билге балкуы, төрле елларда лаек булган Почет һәм Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары аның намуслы хезмәте турында ачык сөйли. Аңа берсеннән-берсе җаваплырак вазыйфалар да беркетелә: контролер, җитештерү бүлеге җитәкчесе дә, автотранспорт гаражы начальнигы да була, 2009 елдан – филиал җитәкчесе дә үзе. Хаклы ялда булса да, тәҗрибәле, булдыклы, бар яклап та оста кеше буларак, колонна җитәкчесе вазыйфасында игелекле хезмәт күрсәтүен дәвам итә әле. Матур тормыш юлын алар җан сөйгәне Лида Ягъфәр кызы белән бергәләп үтәләр. Эшсөяр, бер-берсенә олы ихтирам хакимлек иткән гаиләдә өч ул тәрбияләнеп үсте. Өлкәннәре Алик күп еллар муниципаль район хакимиятендә җаваплы вазыйфа башкарды, әле “Роснефть” оешмасында илебезгә файда китерүен дәвам итә. Уртанчылары Ирек белән төпчекләре Эдуард исә вахта ысулы белән Себер якларында эшләп йөриләр. Улларының өлкәннәре гаиләле инде, картәти-нәнәйләрен сөендереп дүрт онык – өч кыз һәм бер ул үстерәләр. Тырыш хезмәте белән олы казанышларга ирешкән Борис Мәэмүн улы бүләкләү тантанасыннан соң ук эш урынына ашыкты. Заман җилләренә карамастан, эшчәнлек дәвам итәргә – автобуслар рейска үзвакытында һәм ныклы әзерлекле чыгарга тиеш. Боларның һәммәсе өчен дә ул олы җаваплылык йөкләгән. Элеккечә иртән иртүк эш урыннында, кич иң соңыннан ул кайтып китә. Хуҗалыктагы барлык вактөякләр дә тулы тәртиптә булуга тәмам ышангач кына. Туган җирендә үз бәхетен, яшәү мәгънәсен тапкан героемнан саубуллашканда да барлык райондашларга иң изге теләкләр генә ишеттем. “Дөньябыз тыныч булсын, илебез иминлеге өчен көрәшүче яугирләребез җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтсыннар, барлык райондашларым тырыш хезмәт җиңүләре яулауларын дәвам итсеннәр", - диде ул. 

Туган җиренә лаеклы хезмәттә
Туган җиренә лаеклы хезмәттә
Туган җиренә лаеклы хезмәттә
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас