+22 °С
Дождь


Бүгенге көндә югары сыйныф укучыларында үзләренә кирәкле профиль буенча белемнәрен арттыру мөмкинлеге бар.
2 ноябрьдә, һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында, Үрнәк урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары Башкортстан дәүләт аграр университетына барып кайтты.
Укучылар белем йорты факультетлары, практик эшчәнлек кабинетлары белән танышты, мастер-класслар һәм тәҗрибә дәресләре вакытында биредә җитештерелгән камыр ашларыннан авыз итте.
БДАУ вәкилләре шулай ук киләчәк хезмәттәшлек, уку йортында булган мөмкинлекләр турында сөйләде.