ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
3 ноябрь 2023, 09:40

Кәбировлар “Гаилә гаиләгә ярдәм итә” акциясенә кушылды

Районыбызда “Гаилә гаиләгә ярдәм итә” акциясе дәвам итә. Аңа ирекле ярдәмчеләр, битараф булмаган барлык райондашлар кушыла ала. Районыбызның “Гаилә” үзәгендә җыелган әйберләр адресатларга илтеп тапшырыла.

Кәбировлар “Гаилә гаиләгә ярдәм итә” акциясенә кушылдыКәбировлар “Гаилә гаиләгә ярдәм итә” акциясенә кушылды
Кәбировлар “Гаилә гаиләгә ярдәм итә” акциясенә кушылды


Руслан Радик улы белән Алиса Илфир кызы Кәбировлар да шушы көннәрдә “Гаилә гаиләгә ярдәм итә” акциясенә кушылды. Изге күңелле райондашларыбыз ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга кышкы җылы киемнәр алып килгән.
Кайвакыт сезгә кирәкмәгән әйберләр башкалар өчен мөһим һәм кирәкле бүләккә әйләнергә мөмкин. Бер-беребезгә ярдәм итеп яшик!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас