ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
3 ноябрь 2023, 15:55

Рапат урта мәктәбендә җылы очрашу үтте

Бүген Рапат урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әти-әниләре һәм ялга кайтучы яугирләребез белән җылы очрашу оештырылды.

Рапат урта мәктәбендә җылы очрашу үттеРапат урта мәктәбендә җылы очрашу үтте
Рапат урта мәктәбендә җылы очрашу үтте

Рапат авылының 20дән артык егете илебез алдында биргән изге антына тугрылык саклап, гаскәри бурычларын җиренә җиткереп  үтиләр.  Районыбыз тарафыннан да әледән-әле махсус операция барган җирләргә гуманитар йөк җибәрелеп, ярдәм күрсәтелеп тора. Рапат авылы халкы да әлеге изге эштә актив катнаша. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре башкаруындагы җыр-биюләр яугирләрнең әти-әниләренә, туганнарына олы хөрмәт булып иреште, күңелләрен күтәрде. Күркәм очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Рапат урта мәктәбендә җылы очрашу үтте
Рапат урта мәктәбендә җылы очрашу үтте
Рапат урта мәктәбендә җылы очрашу үтте
Рапат урта мәктәбендә җылы очрашу үтте
Рапат урта мәктәбендә җылы очрашу үтте
Рапат урта мәктәбендә җылы очрашу үтте
Рапат урта мәктәбендә җылы очрашу үтте
Рапат урта мәктәбендә җылы очрашу үтте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас