ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
4 Ноября 2023, 05:40

Халыклар бердәмлеге көне белән, дуслар!

Хөрмәтле райондашлар! Һәркайсыгызны чын йөрәктән 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ихлас тәбрик итәм!

Халыклар бердәмлеге көне белән, дуслар!Халыклар бердәмлеге көне белән, дуслар!
Халыклар бердәмлеге көне белән, дуслар!

Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге – гаять зур көч ул. Моны иле без тарихында Ватаныбыз иминлеге һәм бәйсезлегенә хәвеф янаган чорларда ачык тойдык. 1812 елгы Ватан, 19411945 еллардагы Бөек Ватан сугышларында төрле милләт, төрле конфессия вәкилләренең үзара берләшеп, гомум идея белән Русиябезнең бәйсезлеген аяусыз көрәшләрдә саклап калуы – моның ачык мисалы. Халыклар бердәмлеге, дустатулыгы, милләтара килешеп яшәү мөһимлеге әле махсус хәрби операция барганда да көнүзәк булып кала. Ватаныбыз куәтен, икътисадны, социаль, рухият өл кәләрен саклау һәм үстерү буенча төрле елларда сокланырлыкка занышларга ирешүебез билгеле. Йөзәрләгән милләт вәкилләрен берләштерүче уртак Ватаныбызда гасырлар дәвамында бердәм булып, аралашып, икътисадый һәм рухи бәйләнештә берберсен хөрмәт итеп яшәүче халкыбыз – безнең го рурлыгыбыз, иминлегебез нигезе ул. Халыклар бердәмлеге көне бәйрәмендә барыгызгада ныклы сәламәтлек, бәхет, иминтыныч тормыш, бөтен изге башлангычларыгызның тормышка ашуын, теләкләрегезнең кабул булуын телим. Сөекле Ватаныбыз – бөек Русиянең артабан да чәчкә атуы хакына зур хезмәт уңышларына ирешик!

Автор:Реканс ЯМАЛЕЕВ, муниципаль район хакимияте башлыгы
Читайте нас