ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 ноябрь 2023, 11:05

Чакмагыш – Шаран арасы, җырларга дип барасы

Районыбызның “Ахирәтләр” ансамбле Шаран районында уздырылган “Туй йоласы” республика фестивалендә катнашты

Чакмагыш – Шаран арасы, җырларга дип барасыЧакмагыш – Шаран арасы, җырларга дип барасы
Чакмагыш – Шаран арасы, җырларга дип барасы

 

Шушы көннәрдә Шаран районында “Туй йоласы” дип аталган республика фестивале узды. Анда Тозлыкуш авылы модельле клубының йөзек ашы булган “Ахирәтләр” халык ансамбле составында Каразирек авылы клубы мөдире Радик Мәкъсүдәт Гафаров “Туй такмаклары үзенчәлеге” номинациясендә Диплом яулап кайтты!
Бу масштаблы чарада республикабызның төрле төбәкләреннән 14 коллектив катнашты. Алар барысы да туй йолаларын күрсәтте. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үткәрелгән бу чара, әлбәттә, күпмилләтле халыкларның мәдәниятен үстерү, саклап калу һәм пропагандалауга юнәлдерелгән иде.
Фестиваль кысаларында түгәрәк өстәлләр, иҗади коллективлар җитәкчеләре өчен семинарлар, милли костюмнар һәм халык инструментлары күргәзмәләре үтте.
Әйтеп үтәргә кирәк, быел “Туй йоласы” фестиваль-конкурсы өченче тапкыр уздырыла. Ул башкорт халкының иң яхшы традицияләрен чагылдыра. Проект быел Әбҗәлил, Балакатай, Бакалы, Кушнаренко, Мәчетле, Стәрлетамак, Туймазы, Чакмагыш, Чишмә районнары, Сибай һәм Уфа шәһәрләренең иҗади коллективларын берләштерде.

Чакмагыш – Шаран арасы, җырларга дип барасы
Чакмагыш – Шаран арасы, җырларга дип барасы
Чакмагыш – Шаран арасы, җырларга дип барасы
Чакмагыш – Шаран арасы, җырларга дип барасы
Чакмагыш – Шаран арасы, җырларга дип барасы
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас