ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
7 ноябрь 2023, 10:15

Яшь педагоглар фикер алышты

Күптән түгел Юмаш урта мәктәбе базасында районның яшь педагоглары советы оештырылды. Ул “Укыту-тәрбия эшчәнлегендә нәтиҗәле технологияләр куллану” исеме астында үтте. Чарада муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Балягова, Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Мостафина, укытучы-остазлар Зөлфия Митрофанова, Алёна Ганиева, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.

Яшь педагоглар фикер алыштыЯшь педагоглар фикер алышты
Яшь педагоглар фикер алышты


Яшь укытучылар һәм тәрбиячеләр дәресләрне кызыклы итеп үткәрү турында фикер алыштылар, төрле креатив алымнар һәм чаралар куллану буенча мастер-класслар күрсәттеләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
“Сезгә район җитәкчелегенең хөрмәте һәм ышанычы зур”, – диде район мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы. Ул мәгариф тармагында хезмәт салучы яшьләргә каралган ярдәм чаралары, кайбер проблемалар һәм перспективалар хакында сөйләде, педагоглар белән аралашты.
Рәзимә Мостафина, Алёна Ганиева, Зөлфия Митрофанова районның яшь педагоглары белән тәҗрибә уртаклашты, кызыклы мастер-класслар аша яңа эш алымнарын күрсәтте. Рәзимә Исмәгыйль кызы дәрестә санлы технологияләр куллану, башлангыч сыйныф укучыларына белем бирү серләре белән уртаклашты. Зөлфия Ильяс кызы белән Алёна Викторовна авыл җирлегендә белем бирүче яшь укытучыларга грант алу мөмкинлекләре турында сөйләде. Аларның “Дәүләт ярдәме алуда методик ярдәм” дип аталган чыгышы яшь педагогларда зур кызыксыну уятты. Гимназиянең математика укытучысы Руслан Таҗетдинов “Укыту процессында гаджетлар куллану” кебек актуаль темага чыгыш ясады.
Районыбызның яшь педагоглары һәм тәрбиячеләре Регина Исламова, Алиса Ханнанова, Диана Муллагалиева, Алина Сәфәргалина, Динар Мөхәммәтдинов, Мәфтүнә Әхмәдуллина укыту процессында онлайн-сервислар куллану серләре белән уртаклашты.
Чара ахырында “Сорау-җавап” форматында фикер алышу, җылы аралашу булды. Мәгариф бүлегенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Зөлфия Әдип кызы Сабирова укытучы һәм тәрбиячеләрне ярдәм чаралары, льготалар белән таныштырды. Районда яшь педагогларның профсоюз эшен гамәлгә кертү, профсоюз эшендә актив катнашучы яшь педагоглар советының киләчәк үсеше, аларның уңышлы эшләп китүе һәм һөнәри яктан үсүенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Шулай ук яшь педагоглар советының стратегик үсеш, педагогларның төрле һөнәри конкурслар һәм грантларда катнашуы турында да сүз алып барылды, эшлекле киңәшләр бирелде.
Яшь педагоглар советының иң актив катнашучыларына сертификатлар тапшырылды.

Яшь педагоглар фикер алышты
Яшь педагоглар фикер алышты
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас