ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
8 ноябрь 2023, 11:30

Бүген – Русия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарны искә алу көне

Бүген, 8 ноябрьдә, Русия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә.

Бүген –  Русия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарны искә алу көнеБүген –  Русия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарны искә алу көне
Бүген – Русия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарны искә алу көне
 Эчке эшләр органнарында хезмәт итү – ул бик авыр, җаваплы һәм шул ук вакытта  хәвефле дә хезмәт санала. Әмма ул  кешеләр өчен  бик кирәкле һәм мөһим һөнәр.   Әлеге төр хезмәт ияләре батырлык, кыюлык, логик фикерләү һәм теләктәшлек итү осталыгын таләп итә, чөнки бу эшнең бәһасе – кешеләр тормышы. 
Эчке эшләр министрлыгы тарихында полиция бүлекчәләренең югары һөнәри осталык, батырлык   өлгеләре бихисап. Полиция хезмәткәре һөнәре – бүгенге көндә иң хәвефле һөнәрләрнең берсе. Кызганычка каршы, бу хезмәттә югалтуларсыз да булмый. Русия Эчке эшләр министрлыгының 15 меңгә якын хезмәткәре махсус хәрби операциядә катнаша, шуларның 480е дәүләт бүләкләренә лаек. 
Рапат   урта мәктәбендә директорынң тәрбия буенча  киңәшчесе М.Ф. Халикова “Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен искә алу көне” дип аталган  батырлык дәресе үткәрде. Балалар хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройларның исемнәре белән таныштылар һәм хәзерге геройлар турында репортажлардан торган видеороликлар  карадылар. Видео караганнан соң укучылар аларга хас  төп сыйфатларны анализладылар һәм тормыштан мисаллар китерделәр.
 
Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Рапат урта мәктәбе” төркеме.
Бүген –  Русия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарны искә алу көне
Бүген – Русия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарны искә алу көне
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас