ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
8 ноябрь 2023, 11:15

Безнең районга да ул горурлык

Дәүләтебезнең халык укытучысы исемен лаеклы йөрткән педагогик хезмәт ветераны Лиза Кыям кызы Әһәдуллинаны һич икеләнмичә районыбыз горурлыгы да ул, дип әйтергә хаклыбыз, чөнки ул – Чакмагыш килене, гомере буена бәрәкәтле төбәгебезне данлап яшәүче дә.

Безнең районга да ул горурлыкБезнең районга да ул горурлык
Безнең районга да ул горурлык

1942 елның 1 гыйнварында Кыйгы районының Түбән Кыйгы авылында дөньяга килгән талантлы кыз тырыш хезмәте белән иң югары биеклекләргә иреште. Урта мәктәпне тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген үзләрендәге Арслан авылы мәктәбендә өлкән пионервожатый булып башлап җибәрә. Артабан укучыларны чиксез яратуы аны Бөре педагогия институтына алып килә. Биредә ул химия укытучысы белгечлегенә ия була, туган авылы мәктәбенә шушы предмет укытучысы булып эшкә кайта. Тырыш, оста оештыручы сәләтенә ия булдыклы яшь педагогны Кыйгы районы мәгариф бүлегенә методист итеп үрләтәтәләр. Яшьлегенең иң гүзәл мизгелендә ул Чакмагыш авылында туып үскән Фәнил Габдулла улы Әһәдуллин белән кавыша, яшь гаилә башкалабыз Уфа шәһәрендә төпләнә. Лиза Кыям кызы биредәге 42 санлы урта мәктәпкә химия укытучысы булып урнаша. Талантлы укытучы үзе төзегән ысул белән әлеге фән серләренә өйрәтеп, укучыларын Бөтенсоюз, Бөтенрусия, тоташ республика күләмендә үткән, хәтта халыкара олимпиадаларда зур җиңүләр яуларга рухландыра, алар белән бергә үзе дә үсешә бара. Зур педагогик стажга ия укытучы Русиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучысы, РФ Гомуми белем бирү системаның почетлы хезмәткәре, Русиянең һәм Башкортстанның халык укытучысы исемнәренә лаек була, бихисап орден-медальләр, күкрәккә тагыла торган билгеләр, күп санлы Почет һәм Мактау грамоталары, Дипломнар, Рәхмәт хатлары иясе дә үзе. Менә шундый хөрмәтле педагогик хезмәт ветераны үзенең хисләрен ак кәгазьгә шигьри юллар итеп тә тезә икән. Аларның берничәсе белән гәзит укучыларыбызны да таныштырып үтик әле.

Җиз кыңгырау

Колакларга сеңгән кыңгырау чыңы

– Электроны түгел, җизнеке.

Чыңлатсалар хәтта музейда да,

Бик якын ул – үзебезнеке.

Бала чакта бозау, колыннарның

Муенында чыңлый иде ул.

Яшем тулгач, мәктәп сукмагына

Җәлеп итте шушы сихри моң.

Дәресләргә күпме чакырды ул:

Тәүдә укыдым, аннан – укыттым.

Соңгы кыңгырау кичәсеннән үтеп,

Һөнәр сайлар өчен юл тоттым.

Тормышымда җиз кыңгырау чыңы

Парлы итте барыр юлымны.

Шул моң миңа бүләк итте соңрак

Сабыйларым – кызым, улымны.

Әсәрләнеп китәм әле дә мин,

Җиз кыңгырау әгәр чыңласа.

(Тимердән дә аны эшлиләр бит,

Тыңлагызчы, диләр, моң ләса…)

Миңа якын кыңгыраулар чыңы

Яңгырасын озак тагын да.

Яшь мал муенында яңгырар ул

Яшьләр күбрәк булса авылда.

Дуслар турында

Дусларның да була төрлеләре:

Үтә якыны бар, гадие.

Синең өчен утка керердәе,

Карап торганы бар:

“Ян”, – диеп…

Бала чактан бергә үскәннәре,

Бергә эшләгәне кайсысы.

Янәшәдә бертугандай булып,

Бүлешкәне шатлык-кайгысын.

Бар син, диеп, якын-көйгәне,

Бар өзелеп-өзелеп сөйгәне.

Була ләкин хәтта бар нәрсәне

Синең өскә йөкләп өйгәне.

Була дошман күреп йөргәннәре

Синең ирешкәннән көнләшеп.

Ачыклары була – алар белән

Бетми хәтта сүзең сөйләшеп.

Тормыш юлында без юлдаш итсәк

Чын күңелдән ачык дусларны,

Имин кичәр идек дәрьяларны,

Исән үтәр идек утларны.

Теләгем шул: якын дуслар белән

Бергә язсын безгә яшәргә.

Ул чагында мөмкин нурлар чәчеп,

Яшен булып җирдә яшьнәргә.

Чакмагышка мәдхия

Җирләре бит нинди аның

– Чем кара, уңдырышлы!

Аны тәрбияләп тоткач,

Мул алалар уңышны.

Авыллары күркәм, төзек

– Һәр төбәктә пөхтәлек.

Бизи аны тырыш халык,

Күркәмлеге өстәлеп.

Басуларда хезмәт шавы

Иртә яздан көзгәчә:

Кемдер күпләп уңыш җыя,

Кеме җир сөрә, чәчә.

Яланнарны иңләп утлый

Яхшы нәселле маллар.

Рекордлы савымнар белән

Җиңү китерә алар.

Уңдырышлы җир куены

“Кара алтын”га тулы.

Горурлыгы бу төбәкнең

– Чибәр кыз, уңган улы.

Сәхнәләрдә бии, җырлый

Бихисап талантлары.

Очып китәрләрдер әгәр,

Булсалар канатлары.

Шушы төбәк гүзәллеге

Миңа бик яшьли таныш:

Язмышымны синдә таптым,

Чал тарихлы Чакмагыш.

Батыр уллар, сылу кызлар

Синең данны арттырыр.

Чакмагышларның эшләре

Гел маяк булып торыр!

Икмәк булсын табын түрендә

Маңгай тире белән сугарылып,

Иген үссен иркен җирендә.

Муллык һәм бәрәкәт күрсәткече

– Икмәк булсын табын түрендә.

Яшь чагымнан төшкән изге җиргә

Кайткан саен шушы уйдамын.

Читтән төшкән килен генә түгел,

Үз кызлары кебек монда мин.

Чакмагышка бик еш кайтып йөрим

– Әсир итте мине мәңгегә.

Яшьлек хисләремне, эзләремне

Саклый кебек бу җир әле дә.

Безне сугыш балалары, диләр,

– Күпне күрдек тормыш юлында.

Хәтирәләр җебен тараталар

Иген башаклары кулымда.

Мин сокланып карыйм җир эшкәрткән,

Иген иккәннәргә бүген дә.

Тыныч булсын

һәрчак безнең дөнья,

Икмәк булсын табын түрендә. 

Лиза Әһәдуллина.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас