

Вәкилә ханым шушы авылда 1951 елда дөньяга килгән, биредә үк уңган, тырыш гаиләдә кечкенәдән кул арасына кереп, эш үзәгендә кайнап үскән. Төгәл фәннәрне бик яхшы үзләштерсә дә, белем алу мөмкинлеге тәтемәгән аңа. Әлбәттә, авыл кешесенең һөнәр сайлау мөмкинлекләре дә чиклерәк: берничә ел урындагы “Герой” хуҗалыгында төрле эшләрдә, артабан фермада хезмәт чирканчыгы алгач, хаклы ялга чыкканчы почта бүлекчәсендә уңганлыгы, җитезлеге белән аерылып торган. Тормышка ул күрше йортка чыккан – уңган шофер, артабан фуражир булып эшләгән Венер Хаҗимөхәммәт улы белән гаилә корып, ике ул үстергәннәр. Пар канатын гына иртә сындырып түгел, ә газиз улларын да кара җир куенына бик яшьли салып та төрлечә сынаган аны язмыш. Өлкәне Илвир утызга дөньядан китсә, дүрт ел элек кечесе Альфир йөрәк өянәгеннән гүр иясе булган. Ана күңеле, телгәләнеп беткән йөрәге бу хәлләргә түзә алган, ә менә килененең сабырлыгы житмәгән. Өч нарасыеңны – йөрәгең астында яралган җимешләреңне уйларга да бит… Һәр кешегә дә ныклык, сабырлык кебек сыйфатлар өеп бирелми инде. Җиде дистәсен түгәрәкләп килгәндә иңенә үсеп килүче өч сабый оныгы өчен олы җаваплылыкны да йөкләргә көч таба алган ханыма сокланып туярлык түгел. Йорт-кура-сы төзек, бар да тулы тәртиптә, абзар тулы мал, кош-корт. Балалар да ятимлекне тоймый, алар һәрчак игътибар үзәгендә. Өлкән кыз Әлфия Тайняш урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныфында белем ала. Укуда да сынатмый, җәмәгать тормышында да аерылып тора үзе. Спорт чараларында энеләре белән яулаган медальләре һәм грамоталары, җәмәгать тормышының башка тармакларында ирешкән уңышлары да байтак җыелып китә икән инде. Бердәм дәүләт имтиханнарына ныклап әзерләнә, киләчәктә җәмгыятебез өчен файдалы һөнәргә ия булып, картәнисенә дә, ике энесенә дә терәк-таяныч булырга исәбе. Альфред шул ук мәктәпнең сигезенче, Альмир алтынчы сыйныфларында белем алалар, шулай ук актив спортчылар да, укуда да сыната торганнардан түгелләр. Ихатадагы мал-туар, кош-кортка да күбрәк алар күз-колак була. Буш вакытларында балык кармакларга һәвәслекләре дә бар икән әле егетләрнең. Балалар картәниләренә зур терәк, ныклы ярдәмче дә икән. Бергәләшеп шактый зур дөньяны тәртиптә тотарга күршедә яшәгән Вәкилә ханымның энесенең дә зур ярдәме тиеп торуын яшермәделәр. Йорттагы пөхтәлек, җитешлек һәм тәртип бу гаиләдә үзара ярдәмләшеп яшәүләрен, бердәм булуларын дәлилли. Вәкилә ханым әңгәмәбез барышында үзләрен ялгыз калдырмаулары, курчау (опека) хезмәте вәкилләренең дә, авыл биләмәсе җитәкчеләре һәм белгечләренең дә, авылдашларының да ихлас кайгыртучанлыгын тоеп торуларын һәммәсенә рәхмәт хисләре белән искә алды. Үсмер балалар тәрбиясендә бераз кырысрак та булырга туры килүен яшермәде, ә менә үтә олы йөрәк-ле, хәстәрлекле булуы, шушы сабыйлар өчен утка-суга керергә әзер торуы йөзендә үк чагылып тора иде. Күмәкләшеп фотога төшергәндә дә сабыйларның иң газиз кешеләренә яратып сыенулары шаһиты булдым. Саубуллашканда һәммәсенә дә исәнлек-саулык, артабан да бергәбергә тормышта зур уңышлар яулап яшәүләрен теләдем. Шулай була күрсен дә.