ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
8 ноябрь 2023, 06:15

Күңел җылысын биреп...

Гимназиядә укучылар тарафыннан Украинда барган махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язу матур гадәте дәвам итә.

Күңел җылысын биреп...Күңел җылысын биреп...
Күңел җылысын биреп...

7 ноябрьдә директорның тәрбия буенча киңәшчеләре Илмира Әрдисламова һәм Гөлнур Яхина “Үсеш ноктасы”ның санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге тәрбияләнүчеләре белән әлеге операциядә катнашучы солдатларга хатлар яздылар. Егетләр һәм кызлар хатларында хәзерге вакытта хәрби бурычларын үтәүчеләргә чиста һәм тыныч күк йөзе тәэмин итүләре, безнең тынычлыгыбызны саклаулары өчен рәхмәт белдерделәр. Укучылар яугирләргә хәрби бурычларны уңышлы үтәүләрен һәм җиңү белән озакламый исән-сау өйләренә кайтуларын теләделәр. Ничек кенә булмасын, балаларның изге хисләре һәм ихлас теләкләре белән сугарылган сәлам хатлары хәрби бурычларын үтәүчеләргә күңел күтәренкелеге өсти, ышаныч бирә.

Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Чакмагыш гимгазиясе” төркеме.

Күңел җылысын биреп...
Күңел җылысын биреп...
Күңел җылысын биреп...
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас