Ул “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәгенең “Модный прорыв”, “Дизайн”, “Объектив аша матурлык” берләшмәсе укучылары “МОДАмуазель” берләшмәсе һәм “ОДРИ” мода театры белән берлектә үткәрелде. МОДАмуазель" берләшмәсе һәм "ОДРИ" мода театры җитәкчесе Гүзәлия Наил кызы Галиева даими рәвештә укучылар өчен шундый төрле мавыктыргыч, күңелле чаралар оештырып, иҗат сөючеләрнең күңелен күтәрә һәм аларда иҗатка, сәнгатькә, матурлыкка мәхәббәт тәрбияли.
Әлеге чараның максаты – тәрбияләнүчеләрнең иҗади потенциалын ачу, коллективта дуслык һәм бердәмлек мөнәсәбәтләрен формалаштыру. Кичә бик күңелле һәм иҗади яктан бай булды. Балаларны биредә бик күп сюрпризлар, уеннар, пародияләр, биюләр һәм башка күп нәрсәләр көтте. Алар кичә дәвамында иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, күңел ачтылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар
Чараның алып баручысы һәм хедлайнеры – «Беренчеләр хәрәкәте»нең урындагы бүлекчәсе белгече Айгиз Мадияров һәм “Үсеш нокта”сы үзәгененең Медиаүзәге җитәкчесе Эльвина Яхина җитәкчелегендәге махсус кунакларның балалар өчен оештырган сюрпризы ярдәмендә чара тагын да күңеллерәк һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Каникулның бу матур киче укучылар күңелендә иң матур тәэссоратлар калдырды.