ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
8 ноябрь 2023, 05:10

Психологик ярдәм күрсәтү кабинеты эшли

Агымдагы елның июль аенда район үзәк дәваханәсендә медицина-психологик консультация алу мөмкинлеге барлыкка килде: биредә психологик ярдәм күрсәтү кабинеты ачылган иде.

Психологик ярдәм күрсәтү кабинеты эшлиПсихологик ярдәм күрсәтү кабинеты эшли
Психологик ярдәм күрсәтү кабинеты эшли


Биш ай эчендә районыбызның 130 кешесенә психологк ярдәм күрсәтелгән.
Әйтеп үтергә кирәк, психологлар югары квалификацияле табиб һәм белгечләр белән берлектә эшчәнлек алып бара. Алар пациент белән төрле курс һәм тренинглар үткәрә, дәвалау кирәккән очракта табибларга җибәрә.
Психологка поликлиниканың call-үзәге һәм электрон регистратура аша язылырга мөмкин.
Психологик ярдәм күрсәтү кабинеты район үзәк дәваханәсенең стационарында урнашкан. Пациентларны психолог Гөлшат Флүр кызы Якупова кабул итә.

 

Фото район үзәк дәваханәсенең вк челтәреннән алынды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас