

Кешеләрне кеше итү өчен Җирдә иң беренче сөю кирәк. Кешеләрне, җирне яратуда Әти-әни – иң беренче үрнәк. Ата һәм ана... Бу дөньяда бала өчен алардан да кадерлеләк кем бар? Аның шәхес булып җитлегүе дә әти-әни арасындагы мөнәсәбәтләргә, аларның үз-үзләрен тотышына, эшкә, тирә-юньдәгеләргә карашларына бәйле. Димәк, бала – ата-аналарда булган әхлакый сыйфатларның чагылышы. Ата-ана әхлаклы булса, бала да бәхетле була, диләр иде өлкән яшьтәгеләр. Бу сүзләр, чыннан да, бик дөрес. Калмашбаш (Кырла) авылында яшәүче Илүзә Фоат кызы Әбүбакирова Уфа шәһәрендә дөньяга килгән. Бүгенге көндә ул әтисе һәм әнисе белән күркәм гомер кичерә. “Минем өчен иң зур сөенеч – туган йортыбыз, туган авылыбыз булуы. Ул сокланып туймаслык тугайлары, чишмә буйлары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре белән йөрәккә якын. Туган ягыбызның басу-кырлары, шаулап торган урманнары күңәлләребезгә рәхәтлек бирә, шуңа да авылымны бик яратам”, – ди Илүзә. Авылдашым бәхетле балачак елларының бик күңелле үтүен сөенеп сөйли. Колхозда хисапчы-бухгалтер булып эшләгән әнисе аны “Айгөл” балалар бакчасына йөртә. Яраткан тәрбиячесе Лена Әхсән кызы Йосыпованы бүген дә рәхмәт хисләре белән искә ала авылдашым. “Аның тәрбиясе онытылырлык түгел. Тәү башлап безне әхлак-әдәп кагыйдәләренә, өлкәннәргә, бер-беребезгә зур хөрмәт белән карарга өйрәтүче, һәр көнне физик күнекмәләр ясатып, сәламәтлебезне хәстәрләргә өндәүче, әкиятләр укып, шигырьләр ятлатып, җыр-биюләр өйрәтеп туган телебезгә, сәнгатькә карата хөрмәт уятучы ул булды. Туган як табигатенә сакчыл караш, аны ярату хисләрен дә тәрбияли белде Лена апабыз. Яз җиткәч, барчабызны да җыеп су буена алып төшә иде, үзебез кәгазьдән ясаган көймәләрне йөздереп, таганда атынып, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачып кайта идек. Безгә шундый матур тәрбия, акыллы киңәшләр, дөрес юлдан атларга юнәлеш биргәне өчен Лена Әхсән кызына иң зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә”, – дип тәрбиячесен шундый җылы хисләр белән искә ала Илүзә. Беренче укытучы һәр кешенең күңелендә аерым урын алып тора. Кулыннан җитәкләп иксез-чиксез белем иленә тәү башлап алыр кергән укытучысы Вәсилә Шамил кызы Гыймаевага да бик рәхмәтле авылдашым. Тырыш кыз гел “4”, “5” билгеләрен генә алып, яхшы укырга тырыша. Сыйныфташлары белән бәйрәмнәрдә бик актив катнашалар, матур эчтәлекле шигырьләр ятлыйлар, яңа җырлар өйрәнәләр. Әниләр көненә ятлаган шигырен сөйләгәндә күңеле тулып, күзләренә яшь килгәне, Яңа ел бәйрәмендә тиен булып киенеп, костюмнар конкурсында беренче урын яулаганы әле дә балачакның иң якты хәтирәләре булып саклана аның. Вәсилә Шамил кызына һәм мәктәп еллары дәвамында белем, өлгеле тәрбия биргән барлык укытучылары да бик тә рәхмәтле Илүзә. Әти-әнисен уңышлары белән сөендерергә омтылып, гел яхшы билгеләргә генә укыган тырыш кыз киләчәктә укытучы булырга ниятли. “Минем иң якын кешеләрем – әтием белән әнием. Алар миңа тормыш бүләк иткәннәр, мине кадерләп, яратып тәрбияләп үстергәннәр. Алар минем саф йөрәкле, акыллы, мәрхәмәтле, алтын куллы булуымны әле дә теләп торалар. Хәзер, кулыма аттестатымны алгач, үз бәхетемә үзем юл ярырга тиешмен һәм үз юлым белән барачакмын. Ләкин кайда гына булсам да, туган нигеземне, әти-әниемне һәм укытучыларымны онытмаячакмын. Алар гомер буе күңелемә нур биреп торучы изгелек, яктылык чыганагы булырлар”, – дип уйлый кыз. Язмыш юллары аны Бәләбәй медицина колледжына алып килә. Биредә ул дүрт ел укып белем ала. Һәм бу юлны сайлаганга һич кенә дә үкенми. Бәләбәй шәһәре дәваханәләрендә практика үтеп, сайлаган эше буенча тәҗрибә туплый, укуын тәмамлап кайткач, әти-әнисе, авыл-дашлары сәламәтлеге сагында торып, дәвалап, аларга ярдәм итәргә омтыла. Колледжны уңышлы тәмамлап, кулына диплом алгач, Чакмагыш район үзәк дәваханәсенә эшкә кайта. Ул чактагы баш табиб С.З.Гыйззәтуллин аны ашыгыч ярдәм бүлегенә шәфкать туташы итеп билгели. “Аңа зур рәхмәтлемен. Эшемне бик яратып башкардым, авыруларга һәр вакыт ярдәм итәргә тырыштым. Янә бер елдан балалар поликлиникасына медицина регистраторы булып күчтем. Анда да үземә йөкләтелгән бурычларны җиренә җиткереп башкарырга омтылдым. Анда дүрт ел эшләгәннән соң өлкәннәр поликлиникасында туберкулезга каршы көрәш кабинетында да эшләргә туры килде. Кайда гына булсам да, хезмәттәшләрем белән белән уртак тел табып, дус-тату эшләдек, пациентлар да гел яхшы мөнәсәбәттә булды”, – дип искә ала район үзәгендә эшләгән елларын Илүзә Фоат кызы. Калмашбаш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеп, файдалануга тапшырылу авылыбызның барлык кешеләре өчен зур сөенеч булды. Хәзер анда бөтен уңайлыклар да бар: җылы һәм салкын су, канализация үткәрелгән. Заманча медицина җиһазлары кайтарылган. Монда диспансерлаштыруның беренче этабын үтәргә дә була. Кан басымын үлчәтеп, анализлар күрсәткечләрен, йөрәк эшчәнлеге торышын белергә була. Әлеге вакытта Илүзә Фоат кызы Әбүбакирова авылыбызда фельдшер булып эшли. Калмашбаш халкы аны үзебезнең кызыбыз, дип сөенеп каршы алды. Ул үзе дә авылдашларын ачык, якты йөз белән, елмаеп каршы ала. Табиблар билгеләгән барлык медицина процедураларын төгәл үти, уколлар сала. Хәзер монда авыл халкы өчен кирәкле даруларны да сатып алу мөмкинлеге булдырылды. Күренеп тора, Илүзәбез эшен бик яратып башкара. Таләп ителгәндә ашыгыч медцина ярдәмен дә күрсәтә, диспансерлаштыруны да үз вакытында үткәрергә омтыла. Район дәхванәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова аңа тырыш хезмәте өчен Рәхмәт хаты да тапшырды. Авыл халкы аның монда эшкә кайтуына сөенеп бетә алмый, барысы да аңа рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. “Илүзәкәебез янына килсәк, терелеп, үзебезне яхшы хис итә башлыйбыз. Чөнки ул сәламәтлегебезне ныгытырга ярдәм иткән акыллы киңәшләр бирә”, – диләр. Өлкәннәр аңа изге теләкләрен җиткереп: “Балакаебыз инде берүк исән-сау гына эшләсен, гел безне елмаеп каршы ала, күңелгә өмет өсти. Кулы да бик оста аның, уколлар салганда да һич авырттырмый, йомшак итеп эшли”, – диләр. Әйе, ак халатлы, мәрхәмәтле йөрәкле авылдашыбыз үз эшен бик тә яхшы белеп, яратып башкара. “Туган авылыма эшкә кайтканыма һич үкенмим”, – ди ул. Илүзә апаем, барлык авыл халкының уртак тойгыларын җиткереп, берүк исән-сау гына гына эшләргә язсын, дип телим. Алдагы көннәрдә дә әти-әниеңне сөендереп, аларның горурлыгы булып яшәвеңне, хезмәтеңдә гел уңышларга гына ирешеп торуыңны күрергә язсын, дибез.