

Гәзит укучыларыбызга сөенечле яңалык җиткерәбез: 9 ноябрьдә “Игенче” гәзите белән тоташ алдагы 2024 елга яки аның тәүге алты аена дуслыгын ныгытып, матбагабызга редакциябездә, почта бүлекчәләрендә, гәзит-журналлар таратучы почтальоннарда язылган әбүнәчеләребез арасында агымдагы язылу кампаниясенең тәүге бүләкләре уйнатылды.
“Республика Башкортстан” Нәшрият йорты ярдәме белән алынган әлеге истәлекле бүләкләр хуҗаларын гәзитебезнең күптәнге дусты, Рапат урта мәктәбе укытучысы Ринат Ривенер улы Шәйбәков билгеләде. Тормыш-көнкүрешне ямьләп торучы, көндәлектә кулланылучы күркәм әлеге призлар түбәндәгечә бүленде. Чакмагышның Г.Латыйпов урамындагы 70 йорт хуҗасы И.Вәлиевка су стаканнары җыелмасы, Тынычлык урамындагы 8нче йортның 7нче фатирында яшәүче Ч.Баембитовага су кувшины тапшырылачак. Аш-су бүлмәсенең бизәге булган призлар: чәй сервизы – Тынычлык урамындагы 24нче йортның 4нче фатиры хуҗабикәсе Ф.Камилҗановага, чәйнүк – Көньяк урамдагы 6нчы йортта гомер итүче Ф.Сабитовага, салат савытлары җыелмасы Яшьләр урамының 71нче йортында яшәүче Р.Хәйдәровага бүләк булып бара. Ә инде йомшак япма-пледлар – Рапат авылының Низаметдин урамындагы 39нчы йорт хуҗабикәсе Г.Зиннәтуллина белән Чакмагыштагы Совет урамының 64нче йортында яшәүче З.Газиеваның өлешенә тигән бүләкләр булып чыкты. Без бу гәзит укучыларыбызны шушы сөенечләре белән ихлас тәбриклибез һәм артабан да матбагабыз белән дуслыкны өзми, аның даими укучылары булып калуларына өметләнәбез. Бүләкләр игелекле булып, сезне һәрвакыт сөендереп, тормышыгызга ямь биреп торсын һәм гәзитебезне тагын да озак еллар дәвамында йортларга алдырырга рухландырсын дип телибез.
Тәүге отыш җиңүчеләрен озакка сузмый призларны редакциядән килеп алуларын һәм килгәндә паспорт, ИНН таныклыкларын да онытмауларын үтенәбез.
Ә инде әлегә ниндидер сәбәпләр белән киләсе елга гәзитебезгә язылырга өлгерә алмый калган райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, бу эшне башкарыр өчен вакыт һаман да кыскара бара дип исегезгә төшерәбез. Киләсе елның алты аеннан да ким булмаган вакытка язылып, квитанция күчермәсен редакциягә китергән һәр әбүнәчебез бүләкләр отышында катнаша ала. Көнкүрештә рәхәтләнеп файдаланып булган мондый призлар тагын да берничә тапкыр уйнатылачак әле. Вакытны сузмый, матбагабызга язылып куярга ашыгыгыз, дуслар! Ә без үз чиратыбызда, бүләкләрне сезгә зур шатлык белән тапшырырбыз.