

Район халкы да махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар бәйли, ризыклар әзерли һәм башкалар. Ярдәм махсус штабка тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.
Иске Бәшир авыл биләмәсенең Иске Ихсан авылы халкы да яугир якташларыбызга ярдәм итү эшчәнлегенә лаеклы өлеш кертә. Шушы көннәрдә алар бердәмләшеп, махсус хәрби операциядә канашучы егетләребез өчен тукмач баскан. “Егетләребез шушы ризык аша туган йорт җылысын тойсын”, – ди алар. Әнисә Туктарова, Рәмзия Зиннәтуллина, Зилә Гыйззәуллина, Флүрә Янгирова, Зөһрә Гыйләҗева, Зөһрә Гыйзәтуллина, Рәшидә Гыйзәтуллина, Рима Мирһазова, Лилия Сәетова, Зинфира Төхбәтуллина һәм башкалар бу изге эшкә кул җылысын гына түгел, күңел җылысын да салган.
“Бергә эшләгәч, тиз инде. Берәүләр баса, икенчеләр киптереп тора, кисүчеләр дә тиз эшли. Армадык та. Киресенчә, бердәм булуыбызга сөенеп, горурланып кайттык. Токмачларны тартмаларга бүлеп тутырып, шушы көннәрдә волонтёрлар штабына илтеп тапшырдык. Егетләребез тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсын инде”, – ди Рәмзия Рәис кызы.
Бу хакта тулырак: алдагы санда.
Фото: https://vk.com/yamaleev_rf?ysclid=loqsea1vkv915395132