

Чакмагыш авыл биләмәсе хакимиятенең беренче категорияле белгече Эльвина Илшат кызы Фәсхетдинова районыбызның икенче микрорайонында урнашкан балалар мәйданчыгында “Гаджетлардан башка бер сәгать” дип аталган прфилактика чарасы үткәрде. Ачык һавада оештырылган чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар җитезлек уеннарында катнашып, татлы бүләкләр алуга иреште.
Тәмәкенең кеше организмына никадәр зыянлы булуы хакында күпме генә сөйләсәләр һәм язсалар да, бу алым халыкны начар гадәттән туктата алмый. Авызына тәмәке капкан яшүсмерләрне күргәч, яшь организмның күпме зарарлы матдәләргә дучар булганын уйласаң, кызганыч булып китә. Тәмәке тарту, көйрәтүченең үзеннән тыш, янәшәдәгеләрнең сәламәтлегенә зур зыян сала. Пассив көйрәтүчеләр шул ук күләмдә зарарлы һава суларга мәҗбүр. Бу файдасыз шөгыль бихисап чирләрнең килеп чыгуына сәбәпче була.
Спиртлы эчемлекләрне дәвамлы куллану сәламәтлеккә зур зыян сала. Тәмәке тарту, алкоголизм һәм наркомания балаларының сәламәтлеге һәм иминлеге турында борчылган барлык кешеләрдә гаять зур хәвеф тудыруы турында әйтергә кирәк. Торган саен күбрәк кешеләр киләчәк буын турында уйлана, шуңа күрә алар балаларны, үсмерләрне, зарарлы гадәтләргә бирелмәгән барысын да бу бәладән саклап калырга тели. Кешене эчтән һәм тыштан үтерүче шушы өч гадәтнең үсешен кисәтү буенча зур эш үткәрергә кирәк.
Районыбызда тәмәке тартуга, алкогольле эчемлекләргә һәм наркотиклы матдәләргә бәйлелекне профилактикалау буенча эшчәнлек теге яки бу айлык чикләрендә генә түгел, ә даими рәвештә бара. Балалар, үсмерләрнең дәрестән соңгы вакытын файдалы, максатчан үткәрүдә өстәмә белем бирү учреждениеләрендәге, мәктәпләрдәге түгәрәкләрнең әһәмияте зур. Республика, район күләмендә үткәрелгән акцияләрдә, проектларда, бәйгеләрдә катнашып, районыбыз педагоглары уңышлар яулый. Интернет челтәрендәге шикле "битләр", теләсә нинди яманлыкларны пропагандалаган сайтларга киртә куюга игътибарны арттыру, компьютер артында сәгатьләр буе утырган балаларны спортка җәлеп итү буенча ныклы эшчәнлек алып бару мөһим.
Спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке, наркотиклар таралуын кисәтү буенча ныклы чаралар районыбызда киләчәктә дә дәвам итәчәк.