+28 °С
Облачно


Директорның тәрбия буенча киңәшчеләре Илмира Әрдисламова белән Гөлнур Яхина укучылар өчен «Ватаным сагында» темасына сыйныф сәгате оештырды. Анда полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы Руслан Илһам улы Төхбәтуллин чакырылган иде. Әңгәмә барышында кунак балаларны эчке эшләр органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды, хезмәттәшләренең батырлыклары турында сөйләде.
“Эчке эшләр органнарында хезмәт итү – ул катлаулы, хәвефле, әмма җәмгыять өчен мөһим хезмәт. Ул батырлык, кыюлык һәм ярдәмгә килергә әзерлекне таләп итә”, – дигән фикерләре белән уртаклашты 9 нчы сыйныф укучылары очрашу ахырында.