ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
9 ноябрь 2023, 06:55

Мәктәпкә экскурсия

Булачак укучыларны мәктәп тормышы белән таныштыруны мәктәпкәчә яшьтән үк башлау мөһим. Юмаш урта мәктәбендә дә бу күркәм традиция яшәп килә.

Мәктәпкә экскурсияМәктәпкә экскурсия
Мәктәпкә экскурсия
 Мәктәп белән балалар бакчасының тыгыз хезмәттәшлеге кысаларында Юмаш авылында булачак беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп буенча  экскурсия оештырылды. Экскурсиягә килүче бәләкәчләрне башлангыч сыйныф укытучысы М.В. Антонова җылы каршы алды һәм   сыйныф бүлмәләренә чакырды. Кызлар һәм малайлар чын мәктәп укучылары кебек парталар артында  утырып карадылар һәм үзләрен укучылар итеп хис иттеләр. Алар шулай ук мәктәпнең ашханәсендә, спорт залында да булдылар, биредә белем алган укучыларның яулаган кубоклары һәм медальләре белән таныштылар. 
Мәктәп тормышы балаларга охшады. Алар яңа тәэссоратлар, тик уңай эмоцияләр генә кичереп, балалар  бакчасына әйләнеп кайттылар.
 
Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Юмаш урта мәктәбе” төркеме.
Мәктәпкә экскурсия
Мәктәпкә экскурсия
Мәктәпкә экскурсия
Мәктәпкә экскурсия
Мәктәпкә экскурсия
Мәктәпкә экскурсия
Мәктәпкә экскурсия
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас