ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
9 ноябрь 2023, 06:55

Яшелләндерү өмәләре дәвам итә

Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш.

Яшелләндерү өмәләре дәвам итәЯшелләндерү өмәләре дәвам итә
Яшелләндерү өмәләре дәвам итә


Районыбызның һәр төбәген матурлау, яшелләндерү юнәлешендә актив эшчәнлек алып барыла. Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертергә омтыла. Калмашбаш авылы биләмәсе халкы да, бу хакыйкатьне аңлап, “Яшел Башкортстан” акциясен гамәлгә ашыруда актив катнаша.
Шушы көннәрне Калмашбаш авыл биләмәсенең Кашкар авылы буасы территориясен яшелләндерү буенча өмә оештырылды. Экологик акцияне үткәрүдә якташыбыз Рәгыйть Рәшит улы Сөләймановның салган көче мактауга лаек. Аны без шәхси эшкуар буларак беләбез, әлеге вакытта махсус хәрби операциядә батырлык өлгеләре күрсәтүче яугирләребезгә дә Рәгыйть абый даими ярдәм итеп тора.
Кашкар авылы буасы ярларына плиталар салу, күперне төзекләндерү – аның казанышлары. Буа территориясен яшелләндерү акциясендә 20дән артык кеше катнашкан. Күмәк көч белән 162 төп нарат үсентесе утыртылган. “Моның белән генә тукталмыйбыз. Әле тагын утыртачакбыз. Авылыбызны яшелләндерүдә ярдәм иткән изге йөрәкле якташыбыз Рәгыйть Рәшит улына рәхмәт”, – ди Калмашбаш авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр идарәчесе Рида Даутова.
Яшеллекнең, матурлыкның кадерен белүчеләр өчен көннәр дә бик матур тора. Районыбызда агач утырту өмәләре ел да ноябрь аена кадәр дәвам итә.

Яшелләндерү өмәләре дәвам итә
Яшелләндерү өмәләре дәвам итә
Яшелләндерү өмәләре дәвам итә
Яшелләндерү өмәләре дәвам итә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас