

Әлеге көннәрдә хәрби хезмәткә көзге чакыру дәвам итә. Бүген, 10 ноябрьдә, янә биш яшь райондашыбыз дәүләтебез армиясе сафларында хезмәт итәргә юлланды. Иртәнге сәгатьтә аларны районның хәрби комиссариаты янында туганнары-якыннары изге теләкләр җиткереп озатып калды. Юлга кузгалыр алдыннан Яңа Калмаш авылыннан Илнур Мөхәммәтъяров, Тозлыкуштан Хәсән Хаитов, Чакмагыштан Тимур Кирәев һәм Тимур Вәкилов, Яңа Котыдан Илнар Гөбәйдуллинга районның хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова мөрәҗәгать итттеләр, аларның ил алдында, туганнары-якыннары, якташлар алдында зур җаваплылык тоеп, уңышлы һәм лаеклы хезмәт итеп кайтуларын теләделәр. Күркәм йола буенча, “Мостафа” мәчете имамы Әхәт хаҗи изге Коръән аятьләрен укып, егетләргә көн дә кирәкле догалар язылган кечкенә китаплар таратты һәм күңелләргә үтеп керерлек үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткереп, изге дога кылды.
Без дә шушы теләкләргә кушылып, яшь райондашларыбызга имин-хәерле юллар, уңышлы хезмәт теләп, нәкъ бер елдан туган якларда көтеп калабыз. Тиздән солдат каешын буачак бу егетләребез дә чакмагышлыларның лаеклы Ватан сакчылары дигән данын яклап, районыбыз горурлыгы булып хезмәт итәрләр дип ныклы ышанабыз.