ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
10 ноябрь 2023, 11:30

Мәргәннәр Иске Бәширдә укый

Бүген урындагы  ДОСААФ бүлекчәсе базасында  районыбызның   гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары командалары арасында пневматик винтовкадан ату буенча   ярышлар оештырылды. Анда Чакмагыш гимназиясе, беренче урта мәктәп, Калмашбаш, Иске Калмаш, Үрнәк, Имәнлекул, Иске Бәшир, Тозлыкуш, Сыйрышбаш, Рапат   мәктәпләре укучылары катнашты. Чара Халыклар бердәмлеге көненә багышлап үткәрелде.

Мәргәннәр Иске Бәширдә укыйМәргәннәр Иске Бәширдә укый
Мәргәннәр Иске Бәширдә укый
 
Ярышларны ачу тантанасында район ДОСААФ бүлекчәсе начальнигы Ринат Раян улы Ризванов,   районның хәрби-патриотик тәрбия координаторы, урындагы “Яшь армияче”  бүлеге начальнигы, Чакмагыш гимназиясенең тормыш иминлеге нигезләре укытучы-оештыручысы Руслан Марсель улы Гыйрфанов, судьялар Риф Ринат улы Шакиров, Айдар Мәүлит улы Камалетдинов катнашты. 
Ринат Раян улы Ризванов  биредә җыелучыларны сәламләп, иң көчлеләрнең җиңүен   һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Чараның судьясы Риф Ринат улы Шакиров ярышларда катнашучыларны җентекләп аның тәртибе һәм шартлары белән таныштырганнан соң, яшүсмерләр  бер-бер артлы чиратлап ату осталыгын күрсәтүгә кереште.   
 
 Бу хакта тулырак  гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.
Мәргәннәр Иске Бәширдә укый
Мәргәннәр Иске Бәширдә укый
Мәргәннәр Иске Бәширдә укый
Мәргәннәр Иске Бәширдә укый
Мәргәннәр Иске Бәширдә укый
Мәргәннәр Иске Бәширдә укый
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас