ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
10 ноябрь 2023, 11:10

“Сәламәт туклану буенча иң яхшы проект” номинациясендә – икенче урын

«Русиянең сәламәт шәһәрләре» V Бөтенрусия бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

“Сәламәт туклану буенча иң яхшы проект” номинациясендә – икенче урын“Сәламәт туклану буенча иң яхшы проект” номинациясендә – икенче урын
“Сәламәт туклану буенча иң яхшы проект” номинациясендә – икенче урын


Конкурста 150дән артык муниципаль берәмлек – ассоциация әгъзалары, Русия Федерациясенең 27 субъекты катнашу теләге белдергән. Вологда, Сахалин, Ульяновск өлкәләре, Башкортстан, Татарстан Республикалары, Красноярск, Пермь өлкәләре анда актив катнашкан.
Әлеге масштаблы бәйгедә “Сәламәт туклану буенча иң яхшы проект” номинациясендә Чакмагыш беренче урта мәктәбе икенче урынга лаек булды.
Конкурс җиңүчеләрен “Сәламәт шәһәрләр: җәмәгать сәламәтлеге өлкәсендә иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр” Бөтенрусия форумы кысаларында 29 ноябрьдә Русия Федерациясенең Җәмәгать палатасы мәйданчыгында бүләкләү тантанасы көтә.

“Сәламәт туклану буенча иң яхшы проект” номинациясендә – икенче урын
“Сәламәт туклану буенча иң яхшы проект” номинациясендә – икенче урын
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас