ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
11 ноябрь 2023, 14:00

Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр

Бүген районыбызда зур спорт бәйрәме–Халыклар бердәмлеге көненә һәм Башкортстан Республикасы спорт министрлыгының 100 еллыгына багышланган XXXIнче авыл спорт уеннары исәбенә билбау көрәше буенча финал ярышлары үтте.

Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләрКөрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр
Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә көн дәвамында барган күләмле спорт чарасында республикабызның 18 районыннан җыелган 100дән артык көрәшче бил алышты. Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР спорт министры урынбасары Эльза Әкрам кызы Карамурзина, БР билбаулы көрәш буенча федерациясе президенты, атказанган тренер, якташыбыз Рөстәм Илһам улы Зыякаев, ярышларның баш судьясы, БР атказанган физик культура хезмәткәре, якташыбыз Рөстәм Мәкмүн улы Миңнебаев, билбау кәрәше федерациясе вице-президенты Рөстәм Рифгать улы Салихов, өч тапкыр дөнья чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры, билбаулы көрәш федерациясе президенты Дмитрий Владимирович Балянов, Башкортстан физик культура институты директоры, педагогик фәннәр докторы, профессор Лилия Рәфкать кызы Макина катнашты. Спорт келәмендә очрашу вакытында спортчылар көч, энергия, түземлелек, чыдамлык һәм шул ук вакытта эчке тынычлык кебек чын кәрәшчегә хас сыйфатларны, яхшы әзерлек күрсәттеләр. Нәтиҗәләр буенча беренче төркем командалар арасында 1нче урынны Шаран районы командасы яулады, 2нче урынга Салават, 3нче урынга Кыйгы районнары командалары чыкты. Икенче төркем командалар арасында 1нче урынга Мәләүез районнын килгән спортчылар лаек булды. 2нче урынны Туймазы, 3нче урынны Дәүләкән районы командалары алды. Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр
Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр
Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр
Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр
Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр
Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр
Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр
Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр
Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр
Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас