+24 °С
Яңгыр


Олуг бәйрәме белән аны котларга Рапат авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ләбиб Гомәров, эшләр белән идарә итүче Рәйхана Смакова, ветераннар советы рәисе Рива Шәйморатова, Рапат авыл клубы хезмәткәрләре килде. Мәшүдә Фәтхелислам кызына Президентыбыз В.В.Путинның Котлау хаты, муниципаль район хакимите башлыгы Р.Ф.Ямалеевның истәлекле бүләкләре тапшырылды.
9 дистә гомерне ваклаган юбиляр гомер буе колхозда намуслы хезмәт салган. Тормыш иптәше белән җиде балага гомер биргәннәр. Кызганычка каршы, аларның өчесе җир куенында инде.
Бүген Мәшүдә Фәтхелислам кызы 14 онык, 24 онык баласының наз-хөрмәтенә төренеп, һәр аткан таңга сөенеп яши. Аңа сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез.