ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
13 ноябрь 2023, 11:15

Гимназиядә “Күңелле стартлар” үтте

Тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр һәм наркотикларга бәйлелекне профилактикалау айлыгы кысаларында гимназиядә “Күңелле стартлар” бәйгесе үткәрелде.

Гимназиядә “Күңелле стартлар” үттеГимназиядә “Күңелле стартлар” үтте
Гимназиядә “Күңелле стартлар” үтте


Әлеге спорт чарасында 5 сыйныф укучылары көч, җитезлектә ярышты.
Нәтиҗәдә 5 А сыйныфы укучылары – беренче, 5 Б,В сыйныф укучылары – икенче, 5 Г сыйныфы укучылары өченче урыннарны яулады.
Укучылар һәм аларның ата-аналары күңелле чараны оештырып үткәрүдә физкультура укытучысы Рәис Әхмәтовка рәхмәт белдерә.
Фото гимназиянең ВК челтәреннән алынды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас