

Укучыларны станция начальнигы Илгиз Илһаметдин улы Садыйков һәм станция хезмәткәрләре җылы каршы алды. Илгиз Илһаметдин улы укучыларга станциянең тарихы, насос-резервуар паркы һәм линия җитештерү-диспетчерлык станциясендәге эшчәнлек турында сөйләде. Хезмәтне саклау буенча белгеч В.В. Карманова балаларга кереш инструктаж үткәрде һәм аларның игътибарына «Арлан нефть үткәргеч идарәсе видеоинструктажы» фильмын тәкъдим итте. Артабан җылылык-техник җиһазларны эксплуатацияләү буенча инженер Э.Р. Шәйхиев яшүсмерләр алдында чыгыш ясап, вазыйфа бурычларын аңлатты. Янгын хәвефсезлеге буенча инженер А. Ф. Шәмсетдинов укучыларны янгын сүндерү системасы белән таныштырды, ОД инспекторы Э. Р. Мусина янгын хәвефсезлеге буенча кереш инструктаж үткәрде, балалар да кереш инструктажны теркәү журналларына имзалар куйдылар. Экскурсияне станция начальнигы урынбасары Э.И. Рәкыйпов дәвам итте. Ул укучыларга резервуарлар һәм аларның җиһазлары турында сөйләде. Резервуарларны эксплуатацияләү участогы начальнигы Р. Р. Макулов таныштырган резервуар паркында кызлар һәм егетләргә аеруча кызыклы булды. Булачак нефтьчеләр ЛАЭС начальнигы Ш. Р. Шәрифҗанов җиткергән мәгълүматны зур теләк белән тыңладылар. Әлеге чара ярдәмендә укучыларда нефть сәнәгате предприятиеләрендә эшләү турында күзаллау барлыкка килде һәм алар нефть эшкәртү тармагында югары квалификацияле белгечләр кирәклегенә төшенделәр. Яшүсмерләр өчен экскурсия кызыклы булды һәм аларда тагын да яхшырак уку теләге уянды.
Гимназия хакимияте Арлан «Транснефть» нефть үткәргеч идарәсе начальнигы Р.Р. Фәмиевка, «Чакмагыш» линия җитештерү-диспетчерлык станциясе начальнигы И. И. Садыйковка һәм әлеге станция хезмәткәрләренә мәктәп укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм максатыннан оештырылган кызыклы һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясен үткәрүләре өчен рәхмәт белдерә.
Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Чакмагыш гимназиясе” төркеме.