ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 ноябрь 2023, 07:30

Алар тиздән солдат булачак

15 ноябрь — Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне

Алар тиздән солдат булачакАлар тиздән солдат булачак
Алар тиздән солдат булачак

Ватан сагында тору – һәм заманнарда да ир-егетләр өчен җаваплы һәм мактаулы эш. Русия Армиясе сафларында хезмәт итү элек-электән егетләрнең изге бурычы итеп кабул ителә. Әлеге көннәрдә хәрби хезмәткә көзге чакыру дәвам итә. Үткән атна ахырында янә биш яшь райондашыбыз дәүләтебез армиясе сафларында хезмәт итәргә юлланды. Иртәнге сәгатьтә аларны районның хәрби комиссариаты янында туганнары-якыннары изге теләкләр җиткереп озатып калды. Юлга кузгалыр алдыннан Яңа Калмаш авылыннан Илнур Мөхәммәтъяров, Тозлыкуштан Хәсән Хаитов, Чакмагыштан Тимур Кирәев һәм Тимур Вәкилов, Яңа Котыдан Илнар Гобәйдуллинга районның хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова мөрәҗәгать итттеләр, аларга ил каршында, туганнары-якыннары, якташлар алдында зур җаваплылык тоеп, уңышлы һәм лаеклы хезмәт итеп кайтуларын теләделәр. Күркәм йола буенча “Мостафа” мәчете имамы Әхәт хаҗи изге Коръән аятьләрен укып, егетләргә көн дә кирәкле догалар язылган кечкенә китаплар таратты һәм күңелләргә үтеп керерлек үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткереп, изге дога кылды. Булачак солдатларны республикабыз башкаласына алып киткән автобус кузгалганнан соң аларның якыннары белән берникадәр әңгәмәләшеп алырга өлгердек. Чакмагыш гимназиясендә хезмәт салган Резеда Вәкилова улына фатихасын биреп озатырга килгән. “Ике улыбыз һәм өч кызыбызга лаеклы тәрбия һәм бар күңел җылыбызны биреп үстерергә омтылдык. Бүген олы улыбыз Тимур хәрби хезмәткә китте. Ул безнең горурлыгыбыз һәм куанычыбыз, ярдәмчебез булып үсте. Чакмагыш гимназиясен тәмамлаганнан соң Уфада колледжда электрчы һөнәрен үзләштереп, кулына диплом алды. Дөнья, еллар имин булып, Тимурыбызның яхшы хезмәт итеп, бер елдан исән-сау туган өебезгә әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтеп торачакбыз. Улымның янында тик яхшы кешеләр генә булсын, хезмәте уңышлы барсын дип теләп озаттым”, – ди ул. Чакмагыш егете Тимур Кирәевның нәнәсе Фәнзәния апа бүген өченче оныгын хәрби хезмәткә озата икән инде. “Оныгым Чакмагыш беренче урта мәктәбендә белем алды, бик әйбәт укыды. Аны тәмамлагач, Әлмәт шәһәрендә нефть чыгару тармагы хезмәткәрләрен әзерләүче уку йортын уңышлы тәмамлап, кулына диплом алганнан соң бераз эшләп тә өлгерде. Дөньялар тынычланып, еллар имин килеп, оныгыма яхшы хезмәт итеп кайтырга язсын, дип телим”, – ди ул. Без дә шушы теләкләргә кушылып, яшь райондашларыбызга иминхәерле юллар, уңышлы хезмәт теләп, нәкъ бер елдан туган якларда көтеп калабыз. Тиздән солдат каешын буачак бу егетләребез дә чакмагышлыларның лаеклы Ватан сакчылары дигән данын яклап, районыбыз горурлыгы булып хезмәт итәрләр, дип ныклы ышанабыз.

Автор:Рәзилә Арыҫланова
Читайте нас