Чараны әлеге үзәкнең директоры Рәзилә Хәтмулла кызы Камалова ачты. Ул конкурста катнашучыларны аның максатлары белән таныштырды һәм муниципаль этапның нәтиҗәләре кайчан билгеле булачагы турында сөйләп үтте. Аның җиңүчеләре республика этабында көчләрен сынаячак.
Конкурста беренче урта мәктәп, гимназия, Тозлыкуш, Тайняш, Иске Башир, Имәнлекул, Рапат урта мәктәпләре укучылары, шулай ук Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре катнашты. Чыгышларны Балалар иҗат үзәге методистлары Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина, Айгөл Дамир кызы Гаскәрова, Эльмира Рамил кызы Гарифуллина һәм педагоглар Фларида Әнсаф кызы Сабитова, Айсылу Дамир кызы Такыянузованы берләштергән компетентлы жюри әгъзалары бәһалады.
Җиңүчеләргә конкурсның республика этабында да уңышлар елмаюын теләп калабыз.
Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәрендәге «Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы” төркеме.