ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 ноябрь 2023, 06:35

Бердәм эшчәнлек нәтиҗә бирә

Җирле инициативаларны хуплау программасы менә инде берничә ел рәттән районыбызда тормышка ашырылып килә. Программа буенча эшчәнлек быел да уңышлы дәвам итте. Ул бигрәк тә авылларны төзекләндерүгә аеруча игътибар бирә.

Бердәм эшчәнлек нәтиҗә бирәБердәм эшчәнлек нәтиҗә бирә
Бердәм эшчәнлек нәтиҗә бирә


2016 елдан башлап районыбызның һәр авыл биләмәсендә шактый проектлар гамәлгә ашырылды, аларга нигезләнеп төзелгән яки төзекләндерелгән байтак социаль объектлар сафка кертелде, юллар һәм башкаларны төзекләндерү буенча күп санлы эшләр башкарылды. Аларны санап китсәң, гәзитебез битләре җитәрлек түгел: Җирле инициативаларны хуплау программасы кысаларында юллар төзекләндерелде, сууткәргеч линияләре сафка кертелде, караңгы мәлдә яктыртучы урам утлары балкыды, ял парклары барлыкка килде, мәктәпләр, авыл клублары ремонтланды, ярдәмгә техника сатып алынды.
Җирле инициативаларны хуплау программасының ни дәрәҗәдә мөһимлеге һәм халык өчен әһәмиятле булуы шушы башкарылган эшләрдә чагылып тора. Киләсе елда да барлык авыл биләмәләрендә шушы программада катнашу өчен җитди әзерлек бара. Елдан-ел халык билгеле бер төр проектны өстен күрә. Алты ел дәвамында гамәлгә ашырылган программа нәтиҗәләренә күз салсак, халык авылда юллар, мәдәният йортларын һәм җирлекләрне төзекләндерүне хуп күргән. Быел да райондашларыбыз бу проектның файдасын күзаллап эш итте. Инициатива төркемнәре әгъзалары халык фикеренә таянды, ә һәр биләмә халкы програмада катнашу өчен бүгеннән үк хәл ителүне көткән үтә дә әһәмиятле проектлар сайлады. Аларның 12се республиканың сайлау комиссиясе аша үтеп, җиңү яулап, авыл биләмәләрендә күләмле эшләр эшләнде.
Яңа Калмаш, Яңа Бирде авылларының мәдәни учаклары төзекләндерелде, Яңа Каръяуды авылы клубында эшләр тәмамланып килә. Район үзәгендә Азатлык (Свобода) микрорайоны күзгә күренеп үзгәрде, Тайняш авылында ял һәм мәдәният паркы калкып чыкты. Яңа Мортаза, Көсәкәй, Тамьян авылларында сууткәргеч торбалары яңартылды, Имәнлекул авылында яңа хоккей тартмасы урнаштырылды. Рапат, Калмашбаш авылларында авыл хуҗалыгы техникасы җиһазлары сатып алынды, Юмаш авылында озакламый спорт мәйданчыгы ачылуы көтелә.
Җирле инициативаларны хуплау программасы киләчәктә дә дәвам итеп, район җирлегендә калган башка зур мәсьәләләрне дә хәл итәргә ярдәм итәр, дип ышанабыз!

Бердәм эшчәнлек нәтиҗә бирә
Бердәм эшчәнлек нәтиҗә бирә
Бердәм эшчәнлек нәтиҗә бирә
Бердәм эшчәнлек нәтиҗә бирә
Бердәм эшчәнлек нәтиҗә бирә
Бердәм эшчәнлек нәтиҗә бирә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас