ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
15 ноябрь 2023, 04:55

Яринага җиңү яуларга ярдәм итик, дуслар!

Чакмагыш беренче урта мәктәбендә укучыларда туган телләргә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләүгә, аларны тирәнрәк өйрәнүгә зур игътибар бирелә.

 Остазлары, уку йортының башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева җитәкчелегендә малайлар һәм кызлар дәресләрдән тыш үткәрелгән чараларда даими катнашалар, әдәби иҗат дөньясына тәүге адымнар ясап, үзләрен нәфис сүз сәнгатендә, шигърияттә сынап карыйлар, матур-матур иншалар язалар. Алай гына да түгел, үзләре иҗат иткән шигырьләр, язмалар белән төрле дәрәҗәдәге конкурс-бәйгеләрдә катнашып, сөенечле казанышларга ирешәләр, призлы урыннар яулыйлар.
Бу юлы да 5 “а” сыйныфы укучысы Ярина Халикова үзе иҗат иткән “Акмулланың ак юллары” шигыре белән Уфаның Халыклар дуслыгы китапханәсе оештырган “Акмулла – күңел көзгесе” бәйгесендә катнаша. Сәләтле яшь райондашыбызга теләктәшлек белдереп һәм чакмагышлыларның бердәм халык дигән данын янә дә дәллиләп, сайтыбызда теркәлгән барлык дусларыбызны Даринага тавыш бирергә чакырабыз. Моның өчен ни бары түбәндәге сылтанмага басып, 10нчы сан белән тәкъдим ителгән якташыбызны хуплавыбызны гына белдерергә кирәк була. Бердәм булыйк, кече яшьтән иҗатка омтылып үскән Яринага җиңү яуларга ярдәм итик, дуслар!
#Библиотека8 #Аҡмуллакүңелкөҙгөһө

 

https://8.ufa-lib.ru/akmulla-zerkalo-dushi

Автор:
Читайте нас